Юбилей 55 Укытучыбызга 55 яшь.
Хәерле көн! Исәнмесез кадерле укытучылар, укучылар, мөхтәрәм кунаклар!
Бүгенге көзнең көннәрендә безне Ренат Шәрипов исемендәге Сабай урта мәктәбендә шатлыклы вакыйга бергә туплады. Безнең мәктәптә зур бәйрәм -район укытучылары, мәктәп коллективы, укучылар, әти-әниләр арасында зур хөрмәткә ия булган башлангыч сыйныф укытучысы Насибуллина Әнүзә Идрис кызының юбилей тантанасы. Әйдәгез акыллы, зирәк, гадел укытучыбызны зур алкышлар астында зал түренә чакырыйк. Рәхим итегез.(көй астында чыга)
Алып баручы. Көн елмая,нигә болай серле дөнья?
Кояш көлә үрти сине , мине.
Кошлар сайрый, мактыйлар армый талмый,
Җиргә бүген туган кешене.
Алып баручы. Бәйрәмебезне ачып, котлау сүзләрен җиткерү өчен сүз Р.Шәрипов исемендәге Сабай урта гомум белем бирү мәктәбе директоры Арсланов Альберт Тәлгат улына бирелә.
Изге сүзләрегез, теләкләрегез өчен рәхмәт!
Алып баручы. Җилдәй җитез узып киткән гомер,
Күпме юллар сизми узылган.
Якты хатирәләр юл буена
Гүя маяклар күк сузылган.
Хөрмәтле Насибуллина Әнүзә Идрис кызы мәктәп коллективы сезгә җыр бүләк итә. Рәхим итеп тыңлагыз. (презентация)
Укытучы метеор шикелле ул,
Уттай янып үтә гомерен.
Адым саен ул кабыза бара
Нәни дусларының күңелен.
Алып баручы: Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганлыгы, гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме – менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың. Хатын-кыз бу чорда алдын – артын уйлап акыл белән эш итә, җиде кат үлчәп бер кат кисә. Сезнең менә шундый матур чорыгыз! Һәрвакыт шулай киң күңелле, ярдәмчел, иҗади эшләүче укытучы булып калыгыз.
55 яшьне узам димәгез,
Сез яшьлектән әле китмәгән.
Үтеп барган еллар йөзләрегезгә
Тирән буразналар сызмаган.
Котлау өчен сүз профком рәисе Даянова Җәмилә Сабит кызына бирелә .
Рәхмәт матур теләкләрегезгә.
Алып баручы. Тыпыр-тыпыр тыпырдашып,
Бергә басыйк әле.
Күңел ачыйк әле.
Сезнең ихтибарга укучылар биюе. Рәхим итегез.
“ Укучыларның” биюе сезнең бәйрәмне тагын да бизәсен.
Әнүзә Идрисовна!Ачуланмагыз инде,
Узган елларыгызны барлыйбыз.
Бераз көнләшеп тә, сокланып та
Яратып та Сезгә карыйбыз.
(Йомгак)Аделина: Денис, беләсеңме, мин Әнүзә Идрисовна классыннан менә бу йомгакны таптым. Нинди йомгак икән ул?
Денис: Карале бу гомер йомгагына охшаган, саннары да бар.
Аделина: Әйе шул, әйдә сүтеп карыйбыз.
Денис: Эх, синең бигрәк күп беләсең килә дә инде.
Аделина: Кызлар шулайрак бит инде, Денис. Әйдә сүтик инде.
Денис: Әллә сүтмибезме? Әнүзә Идрисовна ачуланса.
Аделина: Гафу үтенербез. Язучыларның, билгеле кешеләрнең гомер юлларын китап итеп язалар бит. Безнең Әнүзә апа алардан ким мени? Әйдә инде сүтик. Сүтәбез дә башыннан башлыйбыз. Кире әйбәтләп төрә барабыз.
Денис: Әйдә, күндердең инде.
Аделина: Эх, кинодагы тасманы кире әйләндереп булган кебек, гомер юлын да кире әйләндереп булса иде.
Денис: Әйдә, без күз алдына китерәбез!
18 февраль 1962 ел.
Моннан 55 ел элек, кыш көнендә табигатьнең иң гүзәл почмакларыннан берсе булган Бүздәк районының Таулар авылында Идрис абый белән апа гаиләсендә нче бала булып, тирә-курше районнарны яңгыратып матур, мөлаем бер кызчык үзенең дөньяга килүен белдереп бар җиһанга аваз сала.
1962 елның 18 нче февраль көне – Әнүзә апаның тормыш дәфтәренең беренче бите ачылган көн. (Сценка”Малыш»)
Иртәнге кояш нурына иркәләнеп, әти-әни назына сөелеп кызчык йокыдан уяна.
Әни: И,ии кызым минем йокыдан торган. Хәерле иртә, йомшагым минем. Әйдә әле кызым торгач битеңне ю, кулыңны ю. Менә шулай. Тешләреңне чистарт. И үскән бит инде минем кызым. Яле кызым, иртәнге зарядканы эшләп алыйк. Кулларыңны өскә күтәр, як-якка суз, йөгереп ал. Менә иртәнге зарядканы эшләдек, бәләкәчем. Я инде иртәнге ашны ашыйк. Аннан зууур үсәсең(кулын өскә күтәрә). Әйдә әле әниең өчен аша , кызым, әтиең өчен, абыең өчен. Менә молодец! Булдырдың.
-Кызым, яле өйрәнгән җырларыңны да җырлыйк әле. (Җыр җырлый) Афарин, кызым, бәхетле, сәламәт булып үс инде.
Менә шулай һәр туган көнгә шатланып, кече чактан ук спорт белән мавыгып, җыр-биюгә сәләтле булып үсә Әнүзә Идрисовна.
Авыл җире, туган җир
Әнүзә апа уйнап-ускән
Булышып үскән ямьле җир
Көз ае бик тиз килде
Әнүзә апа үсеп житте.
Денис: Әйдә тагын сүтик.1 сентябрь 1969 ел.
1969-да инде мәктәп бусагасын
Әнүзә апа атлап керде.
Укырга оста булды,
Өй эшләрен дә шәп итеп
Теләк белән башкарды.
Аделина: сүтик-сүтик алдагы сан - 25 май 1977 ел.
1977 нче елда ул
Алда яңа дуслар дип,
Әнүзә апа югалып калмады
Шул ук елны инде ул
Укырга барып керде.
Дус кызлары кубәйде
Ләкин туып-үскән ягын
Ул бер дә онытмады.
Атна саен тизрәк
Денис: Алдагы гомер агышы саны- 1981нче ел.
Уку йортын тәмамлаган
Соңгы көннән күренеш тәкдим итәбез.
1 алып баручы: Саумысыз, кадерле дуслар, студентлар, хөрмәтле укытучылар, ата-аналар, кунаклар! Бүген без сезне күрүебезгә бик шатбыз!
2 алып баручы: Бүген һәр студент өчен иң көтеп алынган, иң мөһим, иң матур бәйрәм. Бүген безнең студентларыбыз тормышның чиксез океанындагы тагын да бер зур адым ясадылар.
1 алып баручы : Сез озак еллар бергә укыдыгыз. Сез иң таләпчән укытучыдагы беренче курс эшен, зачет һәм имтиханнарын кичерә алдыгыз. Иң беренче “бишле”гезне (яки икелегезне) бәйрәм иттегез. Ләкин хәзер мондагы аудиторияләрдә утыру, беренче параларда йоклау, лекторның бертөрле тавышын тыңлау – болар барысы да артта.
2 алып баручы: Хәзер сез тормышның олы юлына аяк басасыз. Бәлки сез төрле юлларга таралышырсыз, ләкин шушы иң күңелле студент еллары сезнең хәтерегездә мәңге сакланачак.
1 алып баручы: Ә хәзер дипломнарны тапшырыр өчен сүзебезне Бәләбәй педучилище директоры Салахов бирәбез. Рәхим итегез!
Директор: Бүген без чираттагы тапкыр балаларыбызны зур юлга озатабыз. Буген нәкъ менә шул вакытта сез яңа сыйфатка күчәсез. Сез укучылар, абитуриентлар, студентлар булдыгыз. Һәм без үз көчләребездән килгәнчә сездә укытучылык хисен кузгата алдык, дип уйлыйм. Сезгә алдагы тормышта тик уңышлар гына телим. (аплодисменты)
Ә хәзер мин иң беренче итеп безнең студентларыбыз арасындагы иң яхшы, иң акыллы, училище тормышына зур казанышлар китергән, республика буенча үткәрелгән волейбол ярышларында актив катнашкан чибәр кызыбызга диплом тапшырасым килә. Ул да булса Галимова Әнүзә Идрис кызы! (Кул чабалар. ) Ануза Идрисовна!
Спасибо Вам!
Хәерле юл, сезгә!
Аделина: Алдагы гомер китабының бите - 15 август 1981нче ел
А.б. Яңа гына диплом алып чыккан яшь укытучы 1981 нче елдан әле көнгәчә Сабай мәктәбендә бөтен күңелен биреп, хак киңәшләрен әйтеп укучыларга белем бирә.
Бүгенге бәйрәм тантанасында укытучы- ветеран Зубаирова Рима Галләм кызы да бар. Ул Әнүзә Идрис кызы белән бер дәвердә эшли. Котлау өчен сүзне Рима Галлямовна сезгә бирәбез. Рәхим итегез.
Алып баручы Рәхмәт изге теләкләрегезгә.
Денис: Менә Әнүзә Идрис кызының гомер йомгагы буйлап сәяхәт ясадык. Ә хәзер инде йомгакны класска кертеп куярга кирәк.
Аделина: Әйдә кертеп куйыйык тизрәк.
Алып баручы Менә шулай нәни кешеләрне бер-бер артлы үстерә-үстерә гомер акканы сизелмәгән дә. Кай арада тормыш ике “бишле”сен куйган?!
Раз? Два? Три? Четыре? Пять! И еще припишем пять!Две пятерки означают. Кто сумеет угадать?Знанья нам пошли все впрок!Это значит — поздравок! Пять — любимая оценка ( Это в школе очень ценно), Пять еще припишем к ней — Это значит — юбилей! Вы — любимый наш учитель!Скольких Вы детей учили!Нашей школе посвятилиПоловину жизни всей. Две пятерки — юбилей!( Ике бишле бирәләр)
Ничә буын Сезнең образны
Маяк итеп алган юлына
Ничә буын рәхмәт әйткән зурлап,
Аттестатын тотып кулына.
Сабыр да Сез, гади, кешелекле,
Кылган эшегез – бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен сезнең көннәрегез
Бәхетләрегез булсын гомерлек.
Ә хәзер алкышлар астында укытучылар коллективын каршы алыгыз.
Сезнең куллар таш пулатлар салмый,
Манаралар өйми күкләргә;
Ләкин тыйнак, ихлас хезмәтегез,
Маяк булды юлда күпләргә.
Таң нурлары булып йортыгызга
Ак бәхетләр генә сибелсен.
Түп-түгәрәк булсын тормышыгыз,
Юлларыгыз гөлгә күмелсен.
Нурлы еллар гына киләчәккә,
Сезне мәңге озата барсыннар.
Сезнең өчен нәни шатлыклар да
Бәхет булып яфрак ярсыннар.
Укытучының хезмәте һәрвакыт укучыларының ирешкән уңышлары белән бәяләнә. Укытучы гомере буе алар белән горурлана, укучыларына уңышлар тели.
Котлау өчен Әнүзә Идрисовна белем биргән укучыларга бирелә. Рәхим итегез.
Менә килеп каршыгызга бастык,
Иңнәребез шактый ныгыды,
Мәктәптәге һәрбер көнебез
Сезнең белән бергә узылды.
Үстерербез кырда игеннәр,
Матур җырлар иҗат итәрбез.
Тормыш юлларына үзебезгә
Яңа эзләр салып китәрбез.
Артист та сез, якын дус та,
Әни кебек сизгер дә.
Тыйнак та, бик ягымлы да,
Булдыклы да, өлгер дә
Сүзен озак сөйләп тормас.
Әйтер үтәрлек итеп.
Исең китәрлек итеп.
Безнең өчен Сезнең маңгайларда,
Яңа сырлар бәлки арткандыр.
Кайбер уйланмаган эшләребез
Йөзегезгә кызыл яккандыр.
Омтылдыгыз бар күңелегез белән
Дөреслеккә, һәрчак хаклыкка;
Өйрәттегез безне – балаларны
Намуслылык, аклык, сафлыкка.
Рухландыра зур җиңүгә,
Изге һәрчак теләге.
Гүя безнең өчен генә
Тибә аның йөрәге.
Эшкә диеп һәр көн иртән
Безнең янга киләсез.
Безгә бүлеп бирәсез.
Тын гына басып үтәсе з
Һәрбер баланың язмышын
Юрыйсы з карашыннан.
Укытучым, өйрәтәсең безне
Һәр нәрсәне танып белергә.
Бер дә сиңа туры килмәсен
Сезнең сүзләр, игътибарлы күзләр
Мәктәбемә мине чакыра.
Иңнәремдә очар канат бүген
Мең-мең рәхмәт укытучыма!
Сезнең сөйкемле йөзегез
Ә белемнәр ярдәм итәр
Гел югары үрләргә.
Бүгенгедәй матур, көләч булып,
Нык-нык басып биредә яшәгез.
Озак еллар сау-сәламәт булып
Яшен булып күкрәп яшьнәгез.
Авырлыклар бердә кичермәгез
Кыенлыклар бердә килмәсен.
Сезнең йөзегездә шатлык нуры,
Балкып торсын, мәңге сүнмәсен.
Кайгыртып гел кеше язмышларын
Безнең янәшәдә яшисез.
Ходай сезгә озын гомер бирсен
Рәхмәт сезгә чып-чын кеше сез.
Юбилярны котлап җыр башкарыла.
Рәхмәт сезгә укытучыбыз,
Безнең яшь буынның
Йөрәгенә салдыгыз батырлык,
Күңеленә нур, теләгенә канат
Акылына бирдегез матурлык.
(Җыр ”Иң гүзәл кеше икәнсез”)(Туган көн)
Һәрвакытта көләч, шат, ягымлы
Сау-сәламәт, таза булыгыз.
Алып барсын йөргән юлыгыз.
Котлау өчен сүз сыйныфларга бирелә. Рәхим итегез 1, 3,4 класс укучылары
Алып баручы. Рәхим итегез 2 класс укучылары.(әти-әниләр дә)
Алып баручы. Рәхим итегез 5класс укучылары.
Алып баручы. Рәхим итегез 6 класс укучылары.
Алып баручы. Рәхим итегез 7 класс укучылары.
Алып баручы. Рәхим итегез 8 класс укучылары.
Алып баручы. Рәхим итегез 9 класс укучылары.
Алып баручы. Рәхим итегез 10 класс укучылары.
Алып баручы. Рәхим итегез 11 класс укучылары
Картаер бер, ләкин ул кабызган
Янар тауларны сез күрерсез.
Аның гомере шул тауларда булыр
Укытучы эше – үлемсез.
Укучылардан бәйрәм бүләге кабул итегез. Сезнең өчен Гиндуллина Гөлшат, Галяутдинова Илнара җыр башкара .
Алып баручы. Әнүзә Идрисовна, бүгенге матур көндә Сезнең дә әйтер сүзләрегез бардыр. Рәхим итегез.
Алып баручы. Укытучым! Бәйрәмегез белән Сезне! Уңышларыбызга сөенеп, бәхет хисе кичереп яшәгез.
Һәp таңны cay-сәламәт каршылагыз, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен! .
Җирдә чишмә,күктә кошлар
Сезгә атап җыр җырласын.
Дус ишләрегез, хезмәттәшләрегез,
ата-аналар, укучыларыгыз, туганнарыгыз
Сезне шулай гел зурласын!
Алда юбилейларыгыз күп булсын!Барыбыз да исән булыйк!
Әнүзә Идрисовна безнең җырларга да, биергә дә, укытырга да, гармун уйнарга да бик оста. Бүгенге матур көн - сезнең гармун моңыннан башка тулы булмас иде. Әйдәгез әле, бәйрәмне тулыландырып гармунга кушылып, җырлап, бәйрәмне төгәлләп куйыйык.
Алып баручы. Мәктәбебез киләчәктә дә яшәсен, гөрләсен, чәчәк атсын!